Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Сергей Брилев ТАССРның 100 еллыгына «Волга, Кама и притоки» фильм-премьерасын тәкъдим итәчәк

Фильмны бу ял көннәрендә Россия-24 телеканалында карарга мөмкин булачак.

Танылган тележурналист Сергей Брилев ТАССРның 100 еллыгына «Волга, Кама и притоки» фильмын тәкъдим итәчәк. Проектның геройлары — Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Президент ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова, язучы Гүзәл Яхина, актриса Чулпан Хаматова, табиблар, тарихчылар, банкирлар һәм завод эшчеләре. Алар барысы да Татарстанның барлыкка килүе, аның лидер-төбәк статусына юлы турында сөйлиләр. 
Фильм Казанда, Чаллыда, Мөслимдә, Кама Тамагында, Зөядә төшерелгән. Фильмны бу ял көннәрендә Россия-24 телеканалында карарга мөмкин булачак. Шимбә, 29 августта, 12.00 һәм 22.00 сәгатьтә. Республика көнендә, 30 августта, 9.00, 14.00 һәм 19.00 сәгатьтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев