Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Шәһәрлеләр торак мәсьәләсен күтәрде

Алабугада халыкны шәхси сораулар буенча кабул итү яңартылды.

Бу атнада 13 кеше үзләрен борчыган сораулар белән Алабуга районы җитәкчесе Рөстәм Нуриевка мөрәҗәгать итте. Күбесенчә торак белән бәйле мәсьәләләр күтәрелде.
Валентина Галичина 2008 елда янгын нәтиҗәсендә йорт-җирсез калган. Ул мал-мөлкәте янган кешеләргә торак бирү исемлегендә чиратта тора. Узган ел Валентина Иван кызы судка мөрәҗәгать итә, нәтиҗәдә суд муниципалитетның алабугалыга ике бүлмәле фатир бирергә тиешлеге турында карар кабул итә. Ләкин эш әле дә урыныннан кузгалмаган. Бүген хатын-кыз Гассар урамындагы иске поликлиника бинасында көн күрергә мәҗбүр, анда ут та, су да юк. «Өстәвенә, дымлылык бик югары, ә мин астмадан интегәм», дип зарлана Валентина Ивановна. Бу сорауны хәл итүне тизләтер өчен ул район җитәкчесе янына килгән. АМР башкарма комитеты Торакны исәпкә алу һәм бүлү бүлеге башлыгы Рөстәм Миңнебаев хатын-кызның чираттан тыш торак алу исемлегендә булуын раслады. Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә шәһәрдә «Инвентаризация» программасы кысаларында буш торак ачыклау эше башкарыла. Алабуга шәһәр суды карары нигезендә хатын-кызга мәйданы ким дигәндә 42 квадрат метр тәшкил иткән торак тәкъдим ителергә тиеш. Рөстәм Миңнебаев сүзләренә караганда, кызганычка каршы, әлегә буш торак юк. Резерв буларак хатын-кызга Зур Покров урамындагы 27 йортта урнашкан бина тәкъдим ителгән. Ләкин анда да шартлар яхшы түгел — җылыту радиаторлары да, санузел да, тәрәзә рамнары да юк. Бу бинаны тулысынча төзекләндерер өчен 800 мең сумга якын акча кирәк. Рөстәм Нуриев әлеге проблеманы җентекләп өйрәнергә вәгъдә итте. Ике атнадан, хатын-кыз янә кабул итүгә килгәч, нинди карар кабул ителгәнлеге әйтеләчәк.
Регина Музлова да Рөстәм Нуриевка торак белән бәйле соравын җиткерде. Ул 2015 елдан бирле мал-мөлкәте янган кешеләргә торак бирү исемлегендә чиратта тора (йорты 2014 елда янган). Үзе ятим, ике баласын ялгызы үстерә, шуна күрә ярдәм итәр кешесе юк. Бүгенге көндә Җир-мөлкәт палатасы тарафыннан муниципаль торак инвентаризациясе алып барыла, ләкин, югарыда язылган очрактагы кебек үк, буш фатирлар әлегә юк. Рөстәм Нуриев торак алыр өчен ике вариант тәкъдим итте — социаль ипотека һәм «Яшь гаилә» программасы. Бер атнадан соң мәсьәләнең ничек хәл ителәчәге билгеле булачак.
Меңьеллык урамындагы 1а йорты төзелеше тәмамлану хакында без инде бер генә тапкыр язмаган идек. Әлеге сорау янәдән кузгатылды. «Бу очрак җиңел түгел, бераз сабырлык кирәк», дип аңлатма бирде Рөстәм Нуриев. Район башкарма комитеты җитәкчесенең Торак-коммуналь хуҗалык һәм төзелеш буенча беренче урынбасары Руслан Газизов сүзләренчә, бүген бу объектта төзелеш-монтаж эшләре бара. Подъезд 85 процентка әзер. Цоколь фасадларын тышлау һәм җылыту өстендә эшлиләр. Параллель рәвештә намуссыз төзүчеләр гамәлләреннән зыян күргән затларга ярдәм күрсәтү Республика фонды белән эш алып барыла. Алга таба проект-смета документациясен корректировкалау өчен проектлау оешмасы белән килешү төзеләчәк. Шул ук оешма йортны Дәүләт төзелеш күзәтчелегенә тапшыру өчен тикшерү үткәрәчәк. Шулай ук йорт янындагы территорияне төзекләндерү каралган.
Тагын бер күптән хәл ителмәгән мәсьәлә — Болгар урамындагы 6нчы йорт. Ятим калган Анжелика Зыкинага бу йорттан фатир бирелергә тиеш булган. Рөстәм Нуриев билгеләп үткәнчә, әлеге объектны кулланылышка тапшыру өчен, төзүче документларга кагылышлы берничә сорауны хәл итәргә һәм кайбер кисәтүләрне бетерергә кирәк. Белгечләр бәяләмәне сентябрь ахырына бирергә тиеш. Йортка күченү октябрьдә урталарында булыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев