Синоптик бу атна ахырында Татарстанда беренче кар явачак дип фаразлый
Яңгырлар яварга мөмкин.
Атна ахырына Татарстанга салкыннар киләчәк, беренче кар төшәргә мөмкин. Бу хакта «Метео» прогноз үзәге җитәкчесе Александр Шуваловка сылтама белән Татарстан башкаласы мэриясе хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
Белгеч билгеләп үткәнчә, эш көннәрендә республикада «яхшы һава торышы» сакланачак. Көннәрнең кояшлы булуы, термометр баганаларының +15..+17 градуска кадәр күтәрелүе көтелә. Әмма шимбә көнне салкын фронт килү сәбәпле, хәл үзгәрәчәк. +9..+12 градуска кадәр суытачак, яңгырлар яварга мөмкин.
«Кар турында әйткәндә, ул циклон белән төньяктарак булачак, Киров һәм Пермь шәһәрләрен колачлаячак. Татарстанда кар төшү ихтималы булса да, ул якшәмбе яки, җылы фронт якынлашкач, дүшәмбе-сишәмбе көннәрендә мөмкин. Әмма ул республиканың ерак төньягына һәм төньяк-көнчыгышына гына кагыла», — дип билгеләп үтә белгеч.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев