Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Синоптиклар кайчан җылытачагын әйтте

Һава торышы үзгәрүенә сиземле булган кешеләр өчен бигрәк авыр вакыт.

Синоптиклар алдагы көннәрдә һава торышында кискен үзгәрешләр булачак дип кисәтә. 

Пәнҗешәмбе көнне, 6 гыйнварда, көнбатыш циклонның атмосфера фронтлары тәэсирендә һава торышы үзгәрә башлый. Төнлә урыны белән кар ява, көндез күп кенә районнарда кар һәм юеш кар көтелә. Көн дәвамында көчле җил һәм буран чыгачак. Кайбер районнарда бозлавык булачак. Төнлә минималь температура −16..-21°, көнчыгышта −23..-28°; көндез термометр баганасы −4..-9°ка кадәр күтәрелә. 

Җомга, 7 гыйнварда, юеш кар көтелә. Кайбер районнарда буран һәм көчле җил чыгачак. Төнлә һава температурасы −4..-9°, көндез −4..+1°. Юлларда бозлавык.

Шимбә төнлә һәм көндез һава температурасы −8..-13°. Якшәмбе, 9 гыйнварда, температура төшәр дип фаразлана: төнлә −15..-20°, көндез −8..-13°.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев