Синоптиклар көчле яңгыр, боз һәм көчле җил турында кисәтә
Һава температурасы +30 көтелә.
Татарстанда якын арада һава торышы начарланыр дип көтелә: республикада яшенле һәм көчле яңгыр явачак, җилнең тизлеге секундына 18-23 метрга кадәр җитәргә мөмкин, аерым районнарда боз явачак. Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шул турыда кисәтә.
Һава температурасы төнлә +15..+20 градус булачак. Иртәгә көндез +30 градуска кадәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев