Синоптиклар салкыннар турында кисәтә
Россиядә 35 градуска кадәр суытачак.
Якын көннәрдә үзәк Россиядә 35 градуслы салкыннар булырга мөмкин, дип хәбәр иттеләр Россия Гидрометеорология үзәгендә.
Метеоцентр 21-25 декабрьдә шторм кисәтү игълан итте: бу көннәрдә төбәкләрдә аномаль салкыннар көтелә — нормадан җиде-унике градуска түбәнрәк булачак.
«Төнге сәгатьләрдә һава температурасы 21-26 градуска кадәр, төньяк округларда −30...-35, көндез −15...-21 градус суык булачак», — дип сөйләделәр синоптиклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев