Синоптиклар Татарстанда 7 градус җылы була дип фаразлый
Урыны белән кар явачак.
Татарстанда шимбәдән җылыта башлаячак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы, һава явым-төшемнәр көтелми. Төнлә 11-16 градус салкын, аязган вакытта 19 градус суык булачак. Көндез 0-5 градус салкын булыр дип фаразлана.
19 мартта төнлә 9-14 градус салкын, урыны белән −18гә кадәр җитәчәк, көндез 3 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылы булачак.
20 мартта һава торышында үзгәрешләр көтелә. Урыны белән кар явачак. Төнлә 5-10 градус салкын, көндез −1..+4 градус булыр дип фаразлана.
Киләсе атна башында, 21 һәм 22 мартта, җылытачак. Төнлә 1-6 градус салкын, көндез 1-7 градус җылы булыр ди көтелә.
Чыганак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев