Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Синоптиклар Татарстанда яңгыр, кайбер районнарда яшенле яңгыр фаразлый

Чәршәмбе, 14 августта, Татарстанда кабат яңгыр көтелә.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразыннан күренгәнчә, көндез бераз яңгыр ява, ә республиканың кайбер районнарында яшенле яңгыр булырга мөмкин. Шулай ук бу көнне синоптиклар төньяк-көнбатыштан көчле җил фаразлый, аның тизлеге урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк.

Температура көндезге сәгатьләрдә +16..+21 градус тәшкил итә.

Якынча мәгълүматлардан күренгәнчә, Татарстанда шимбәгә, 17 августка кадәр яңгыр явачак. Боларның барысы да — антициклон нәтиҗәсе, хәзер республика шуның йогынтысында, дип аңлаттылар ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә. Өстәвенә, температура якын көннәрдә сизелерлек үзгәрми, көндез +15..+21 градус тәшкил итә.

Билгеләп үтелгәнчә, хәзерге вакытта уртача тәүлеклек температура нормадан 3-4 градуска түбәнрәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев