Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Синоптиклар Татарстанда явым-төшем кимүен вәгъдә итә

Җил секундына 15-17 метр тизлектә фаразлана.

Атнаның икенче яртысында Татарстанда яңгыр интенсивлыгы кими. Ләкин явым-төшем дә, төньяк-көнбатыштан искән җил дә тулысынча туктамаячак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге фаразында әйтелә, дип яза «Татар-информ».

Синоптиклар мәгълүматлары буенча, хәзер Татарстан Россиянең Европа территориясенең күпчелек өлеше белән беррәттән, киң циклон йогынтысында тора. Якындагы көннәрдә төбәк башта аның үзәгендә, ә аннары тыл өлеше йогынтысында кала. Бу көннәрдә уртача һава температурасы төнлә +9..+15 градус, ә көндез +15..+21 градустан югары күтәрелмәячәк. Бу нормадан 3-4 градуска кимрәк.

Иртәгә, 13 августта, республикада кабат яңгыр көтелә, урыны белән көчле итеп яварга мөмкин. Шулай ук урыны белән яшен булуы ихтимал. Җил секундына 15-17 метр тизлектә фаразлана, әмма 14-17 август көннәрендә явым-төшем азрак булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев