Синоптиклар Татарстанда температура аномалияләре турында кисәтте
Урыны белән 13 м/с кадәр җил фаразлана, юлларда бозлавык булырга мөмкин.
Алдагы 10 көндә Татарстанда һава температурасы климат нормасыннан 6 градуска түбәнрәк булачак. Бу хакта республиканың Гидрометүзәге кисәтә, дип яза «Татар-информ».
11 февральдән 20 февральгә кадәр Татарстан Республикасы буенча температура нормасы −11 градус тәшкил итә.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, бүген төбәктә төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә −28 градуска кадәр салкын булуы көтелә.
Көндез −10дан −15 градуска кадәр, урыны белән бераз кар явачак. Һава торышы болытлы, аязучан булачак. Урыны белән 13 м/с кадәр җил фаразлана, юлларда бозлавык булырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев