Синоптиклар томан һәм −14кә кадәр салкын турында кисәтә
Юлларда бозлавык булырга мөмкин.
Җомга, 10 февральдә, Татарстан территориясендә аязучан болытлы һава көтелә.
ТР Гидрометеорология үзәге фаразы буенча, төнлә һәм иртән урыны белән томан булырга мөмкин. Уртача көньяк-көнбатыш җил китерәчәк. Төнге сәгатьләрдә −6..-11 градус, аязганда −14 градуска кадәр салкын булуы көтелә. Көндез −7 градус.
Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә республикада болытлы һава көтелә, бераз кар явуы мөкин.. Төнлә −13 кадәр салкын. Көндез һава температурасы −3..-8. Юлларда бозлавык саклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев