Синоптиклар язгы һава торышының кайчан булачагын фаразлады
Февраль аенда Татарстанда температура климатик нормадан 8 градуска югарырак булган.
Бу хакта КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев хәбәр итте. Аның сүзләренчә, республикада җылытачак һәм явым-төшемнәр башланачак.
Россия Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, 20 һәм 21 февральдә 0 градус булыр дип фаразлана. Метеорологлар хәбәр итүенчә, бу айда явым-төшем нормасы 4 миллиметрга артып, 38 миллиметрга тәшкил иткән.
— Явым-төшем буенча уртача күпьеллык норма бу кышта якынча ике тапкыр артып китәчәк. Кар катламының биеклеге хәзер 70 сантиметр, ә күпьеллык уртача норма — 40 сантиметр, — диде Юрий Переведенцев.
Переведенцев искәртүенчә, Татарстанда кыш март аенда гына тәмамлана, тик ул салкын булмаячак. Кар катламы апрель урталарына эреп бетәр дип фаразлаган ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев