Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Соңгы тәүлек эчендә Алабугада COVID-19 белән авыруның бер очрагы ачыкланды

Татарстан Республикасында 86 яңа авыру – бу күзәтүләр чорында тәүлеклек антирекорд.

Соңгы тәүлек эчендә Россиянең 82 төбәгендә коронавирус йоктыруның 10 581 очрагы расланган. Татарстан Республикасында 86 яңа авыру – бу күзәтүләр чорында тәүлеклек антирекорд.
21 кеше хастаханәгә салынган, 65 кеше өйдә дәвалана.

 2 очрак читтән кертелгән, 84 – авырулар белән аралашу нәтиҗәсе.


Алардан: 18 яшькә кадәр – 8, 18дән 30га – 7, 30дан 50гә кадәр – 26, 50дән 60ка кадәр – 24, 60тан 70кә кадәр – 12, 70тән 80гә кадәр – 7, 80нән 90 яшькә кадәр  – 2 кеше, 90 яшьтән өлкәнрәкләр – 0.

Covid-19 расланган очраклар саны буенча торак пунктлардан:
Казан – 42, Яр Чаллы – 11, Түбән Кама – 7, Питрәч – 2, Чистай – 1, Чирмешән – 1, Алабуга – 1, Яшел Үзән – 2, Әгерҗе – 1, Лениногорск – 1, Буа – 2, Саба районы – 6, Сарман ­– 2, Арча – 2, Әтнә – 1, Апас – 1, Балтач – 1, Биектау – 2.


Узган вакыт эчендә барлыгы 145 кеше (тәүлек эчендә 15) сәламәтләнгән.

 

Фото: pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев