Соңгы тәүлектә 55 татарстанлы COVID-19 йоктырган
Иң күп авыручылар Казанда теркәлгән.
Яңа вирус йоктырган 12 кеше хастаханәгә озатылган, 43 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 35, Чаллыда — 11, Тукай районында — 3, Түбән Камада — ике, Алексеевск, Әлмәт, Баулы, Лаеш районнарында берешәр кеше йоктырган.
31 июльгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 23 931 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 21 274 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 69 кеше.
Барлыгы 825 824 кешегә прививка ясалган. Шулардан 606 371 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев