Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Спас ярминкәсе-2024: беренче көн афишасы

Спас ярминкәсенең беренче көнендә нинди чаралар узачагы турында сөйлибез.

Көн саен 2 августтан 4 августка кадәр сәгать 9.00 дан 21.00 сәгатькә кадәр:

  • декоратив-гамәли сәнгать осталарының эшләнмәләрен сату (Ленин мәйданы, Гассар урамы, Казан урамы)
  • Спас соборы территориясендә Чаң кагу фестивале катнашучыларының чыгышлары;
  • Спас ярминкәсенең төп сәхнәсендә профессиональ артистларның һәм фольклор коллективларның чыгышлары;
  • «Бал шәһәрчеге» (Говоров урамы);
  • балалар өчен аттракционнар (Шишкин буалары);
  • ресторан ишегаллары (Шишкин буалары, «Яшьләр» стадионы);
  • ваклап сату сәүдәсе (Казан урамы, Спас урамы, Зур Покров урамы).

2 август

  • 8:00-9:00 Спас ярминкәсендә һәм Чаң кагу фестивалендә катнашучыларны теркәү. Сәүдә рәтләрендә урнашу.
  • 9:00-21:00 Спас ярминкәсе эше һәм Чаң кагу фестивалендә катнашучылар чыгышы.
  • 9:00-21:00 Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең музей-күргәзмә объектлары эше.
  • 12:00-13:00 XVII Бөтенроссия Спас ярминкәсе һәм Бөтенроссия Чаң кагу фестивале (Шишкин буалары) тантаналы ачылышы.
  • 17:00-20:00 Александр бакчасында концерт программасы. IMMORTALS Рок-төркеме, ВИА «СОЮЗ», «Другая» рок-төркеме.

2 август — Шишкин буаларында күңел ачу программасы афишасы

  • 11.15-12.00 «Праздничный звонарь» проектын булдыручы, җыр аранжировкасы авторы, фронт чаң кагучысы Вадим Мартовой (Кырым Республикасы) чыгышы.
  • 12.00-12.40 XVII Бөтенроссия Спас ярминкәсен һәм Чаң кагу фестивален ачу тантанасы.
  • 12.40-13.40 «Раздолье» казак ансамбле (Камышин шәһәре) һәм «Крутояр» фланкировка клубы (Ярославль шәһәре) чыгышлары.
  • 13.40-14.40 «Ба-Ба-Ту» кантри-фолк-ансамбле, «Пермская чечетка» ансамбле, Рус православие Чиркәве диаконы, рухи-патриотик җырлар автор-башкаручысы, МХО зонасындагы концертларда даими катнашучы Николай Червон (Пермь шәһәре) чыгышлары.
  • 14.40-15.40 «Красная горка» казак җыры ансамбле чыгышы (Казан шәһәре).
  • 15.40-16.40 «Спасская барышня» муниципаль конкурсы.
  • 16.40-17.00 Габриэль Гайденак (Сочи шәһәре) — гади һәм яссы кыңгырауларда (билларда) уйнаучы чыгышы.
  • 17.00-18.00 Николай Червон чыгышы.
  • 18.00-19.00 Шәһәр мәдәният сараеның концерт программасы (Алабуга).
  • 19.00-20.00 «Хмельная ворга» фолк-төркеме чыгышы (Казан шәһәре)
  • 20.00-21.00 Шәһәр мәдәният сараеның концерт программасы (Алабуга).

2 августта Алабугада XVII Бөтенроссия Чаң кагу фестивале афишасы

  • 11.00-21.00 Спас ярминкәсе территориясендә (Гассар урамы, Ленин мәйданы) мультиинструменталист-музыкантлар чыгышы (гөслә, тәгәрмәчле лира, садора, цимбаллар)
  • 13.00-15.00 Спас соборы янында чаң кагучыларның концерт программасы. Алып баручы — Габриэль Гайденак, билларда уйнаучы музыкант, шагыйрь, Сочи шәһәре.
  • 15.00-16.00 Чаң кагу буенча мастер-класслар (Спас соборы).
  • 18.00-19.30 Фронт чаң кагучысы Вадим Мартовой концерты, Кырым Республикасы (Спас соборы).
  • 18.00-22.00 Кичке күңел ачулар. «Раздолье» ансамбле, Камышин шәһәре (Гассар урамы).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев