Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Спортчы Глеб Махеев: «Алда әле максатлар күп...»

Алабуганың 2 нче спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Глеб Махеев тхэквондо буенча Россия беренчелегендә көмеш медаль яулады.

Бу искиткеч күрсәткеч — күпьеллык хезмәт, дисциплина һәм спортчының сыгылмас ихтыяр көче нәтиҗәсе. Һәр җиңү артында йөзләгән сәгать тренировкалар һәм арыганлыкны җиңү тора. Ләкин Глеб өчен бу медаль генә түгел, бу — зур хыялга таба тагын бер адым.

Юлның башы: нәфрәттән — мәхәббәткә

Глеб тхэквондо белән кечкенәдән шөгыльләнә башлый. Ләкин бу үз теләге белән булмый.

— Мине бу спортка әти алып килде, — дип искә ала спортчы. — Мин әле кечкенә идем, бары тик балалар бакчасыннан гына. Дөресен әйткәндә, тренировкаларга бик үк теләп йөрмәдем. Ләкин әти үз сүзендә торды — күрәсең, миңа эшсез йөрмәскә, ә нәрсә белән булса да шөгыльләнергә кирәк дигән фикердә булгандыр.

Беренче еллар киләчәккә җитди планнарсыз, гомуми физик әзерлек өчен генә булгандыр, мөгаен. Ләкин акрынлап тхэквондо Глеб тормышының бер өлешенә әверелә.

— Тора-бара миңа ошый башлады, — дип елмая ул. — Алга китеш сизә башладым, һәм шул вакытта беренче максатлар барлыкка килде.

Пьедесталга юл: тырышлык, режим һәм тренер ярдәме


Җитди тренировкалар соңрак, инде зур максатлар куелгач башлана. Югары дәрәҗәдәге ярышларга әзерләнү физик чыдамлыкны гына түгел, катгый дисциплина да таләп итә.

— Физик форманы, режимны сакларга, туклануны күзәтергә кирәк иде. Ярышларга ярты елга якын әзерләндек, һәм бу җиңел булмады, — дип сөйли спортчы.

Глеб сүзләренчә, ярышларга әзерләнүдә аның тренеры Ринат Сәлимуллинның роле зур. Аның профессиональлеге һәм эшкә бирелгәнлеге егеткә үз потенциалын ачарга ярдәм иткән.

— Тренер — ул остаз гына түгел, ул сиңа син үзең шикләнгәндә дә ышана торган кеше, — ди Глеб.

30 елдан артык тренерлык стажы булган Ринат Җәүдәт улы үзе билгеләп үткәнчә, уңыш көн саен үз-үзен җиңәргә әзер булганнарга гына килә.

— Иң мөһиме — эмоциональ тотрыклылык, — дип аңлата тренер. — Барысы да авыртканда, көч булмаганда, үзеңне яңадан залга чыгарга мәҗбүр итәргә кирәк. Моны һәркем дә булдыра алмый.

Җиңүләр, җиңелүләр һәм яңа үрләр

Россия беренчелегендә яулаган көмеш — Глеб карьерасында беренче генә әһәмиятле бүләк түгел.

— Җиңүдән соң көчле хис-кичерешләр булмады, — дип таный ул. — Мин инде беренче тапкыр гына җиңмим, әмма хезмәтемнең бушка булмавына һәрвакыт шатмын.

Хәзер спортчы яңа стартларга — Ижаудагы Спартакиадага, Махачкаладагы Россия чемпионатына, ә алга таба Европа чемпионатына әзерләнә. Әмма халыкара аренага юл — гади түгел.

— Узган юлы безне сәяси вәзгыять аркасында Европа чемпионатына кертмәделәр, — дип билгеләп үтә Глеб Махеев. — Ләкин бу юлы барысы да барып чыгар дип ышанам.

Спортчының төп хыялы — Олимпия чемпионы булу. Бу юл озын һәм катлаулы булса да, Глеб һәр адым, һәр тренировка һәм һәр җиңү аны максатка якынайта дип ышана.

Гаилә: ярдәм һәм илһам

Глебның әти-әнисе — аның төп җанатарлары.

— Әнием минем җиңүләремә шатлана, ләкин мин аңа барысын да җентекләп сөйләмәскә тырышам, — дип уртаклаша спортчы. — Ә әти... ул кырыс, хис-кичерешләрен күрсәтми, ләкин мин аның минем белән горурлануын беләм.

Спорттан тыш тормыш: уку һәм киләчәккә планнар

Тренировкалар һәм ярышлар графигы тыгыз булуга карамастан, Глеб КФУның Алабуга институтының менеджмент факультетында укырга да өлгерә.

— Спорт — ул мәңгегә түгел, — дип фикер йөртә ул. — Минем башка юнәлешләрдә дә үсәсем килә. Әмма әлегә карьерамны ташларга планлаштырмыйм — алда әле максатлар күп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев