Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Станция кулланылышка әзер

23 декабрь көнне видеокүпер режимында Казанда һәм тагын 5 шәһәрдә: Алабуга, Азнакай, шәһәр тибындагы поселок - Алексеевскида, Ленинрогорск һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә автомобильләргә газ тутыручы алты яңа компрессор станциясен ачу һәм кулланылышка тапшыру үтте. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Газпром" ҖАҖ директорлар Советы рәисе Виктор Зубков катнашты.

- Шәһәребез үсә, бу ягулыкка сорау арта тора. Беренче чиратта, газ бензинга караганда 3-4 тапкырга очсызрак, экологик яктан чиста продукт. Урыны да уңайлы, трассадан ерак түгел. Куркынычсызлыкка килгәндә, бернинди куркынычы да юк, - ди Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов. - 2017 елда тагын бер шундый станция төзергә дигән план бар.

"Газпром"ның яңа станцияләрен кулланышка кертү Татарстан Республикасында газ тутыру челтәрен 19 объектка кадәр арттырырга мөмкинлек бирде. Республикада бу инфрастуктураның гомуми җитештерүчәнлеге елына 147,6 миллион куб метр табигый газга җитте, бу көненә 7200 автомобильне ягулык белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда быел гына 9 яңа газ тутыру станциясе ачылуын һәм бу эшнең дәвам итәчәген билгеләп үтте. Параллель рәвештә газ-моторлы транспорт сатып алу бара: бүгенге көндә мең берәмлек транспорт булдырылган.

Моннан тыш, республикада техниканы зәңгәр ягулыкка күчерүгә киткән акчаларның бер өлешен субсидияләштерү программасы гамәлдә, аннан инде 800 автомобиль йөртүче файдаланган.

- Киләсе елда да шундый станцияләр булдырылачак, аларга җир бүленеп бирелгән инде, - диде Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтәдә.

Виктор Зубков әйтүенчә, Россиядә быел автомобильләргә газ тутыручы 35 яңа компрессор станция төзелгән, тагын дүртесе яңартылган. Татарстан бу өлкәдә лидерларның берсе булып тора.

- Безнең бергә эшләү нәтиҗәсе бу. Татарстан Республикасы - Россиядә газ-моторлы ягулыкны төп кулланучыларның берсе, - диде ул.

Виктор Зубковның сүзләренә караганда, Россиядә 2020 елга газ тутыру станцяләрен берничә йөзгә җиткерергә планлаштыралар. Бу максаттан инвестицияләр күләме 80 миллиард сумны тәшкил итә.

Сүзен тәмамлап, Виктор Зубков Президентыбызга бу эшләргә зур игътибар бирүе һәм катнашуы өчен рәхмәт белдерде.

- Алабуга шәһәрендәге алты газ тутыру посты булган яңа "Газпром" станциясенең билгеләнгән егәрлеге елына 6,7 миллион куб метр тәшкил итә. Станция кулланылышка әзер, - диде автомобильләргә газ тутыручы яңа компрессор станциясенең башлыгы Илдар Сәйфетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев