Өстәмә белем
Бу елда Алабуганың 150 дән артык пенсионеры актив яшьтәгеләр институтын тәмамлау турында сертификат алды. Институт Алабугада ел башында эшли башлады. 55 яшьтән өлкәнрәкләр өчен билгеләнгән бу югары уку йорты шәһәр җитәкчелеге инициативасы белән оештырылган иде. Әлеге фикерне барлык уку йортлары куәтләп чыкты: алар базасында дәресләр үтә, ә укытучылар ролендә студентлар...
Бу елда Алабуганың 150 дән артык пенсионеры актив яшьтәгеләр институтын тәмамлау турында сертификат алды.
Институт Алабугада ел башында эшли башлады. 55 яшьтән өлкәнрәкләр өчен билгеләнгән бу югары уку йорты шәһәр җитәкчелеге инициативасы белән оештырылган иде. Әлеге фикерне барлык уку йортлары куәтләп чыкты: алар базасында дәресләр үтә, ә укытучылар ролендә студентлар эшли. Өлкәннәр дәресләрне калдырмый йөри, алар монда чит телләр өйрәнә, компьютер нигезләре белән таныша һәм бию серләренә төшенә. Актив яшьтәгеләр институтында 15 юнәлеш буенча өстәмә белем алырга мөмкин. Кайбер пенсионерлар хәтта берничә курска йөрергә җитешә. Дәресләр атнага ике мәртәбә үтә, дүрт айлык уку нәтиҗәсе буенча бер зачет каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев