Студентларга фатирлар
Студент, аспирант һәм яшь белгечләр арасында конкурс игълан ителде.
Әлеге проект, социаль ипотека кысаларында, ташламалы шартлар буенча яшьләргә тораклы булырга ярдәм итәргә тиеш. Катнашучылар үзләрен дүрт "номинация"дә күрсәтергә тиеш: актив фәнни, иҗади, спорт, җәмгыяви эшчәнлек; республика яшьләре сәясәтенә аерым өлеш кертү; уңай фикерләр һәм тәкьдим итү хатлары; торак шартларын яхшырту мөһимлеге.
Конкурста 18 яшьтән 30 яшькә кадәр булганнар катнаша ала. Моннан тыш, Татарстанның алты шәһәренең берсендә (Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Чистай, Алабугада) даими пропискада тору. Заявкалар гыйнвар ае дәвамында кабул ителә, ай ахырында торак алуга кандидатуралар сайлап алыначак. Теләкләре булганнарның нибары унысы гына соципотека буенча фатир алачак. Моннан тыш, жюри тагын биш урынны калдырып торды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев