Табиб: Ковидның тулысынча бетүе турында сөйләргә иртәрәк әле
Коронавирусны күпмедер дәрәҗәдә сезонлы булып калуын көтәргә була диде табиб.
Иртәме-соңмы коронавирус агрессив булудан туктаячак, аның белән идарә итү җиңелрәк булачак, әмма инфекциянең тулысынча юкка чыгу турында әле әйтеп булмый.
«Без, әлбәттә, оптимистлар. <...> Әле күпмедер вакыт коронавирусның тулысынча юкка чыгу турында сөйләп булмас, чөнки бу яңа төр вирус», — дип яза РИА Новости Мәскәүнең 52 нче клиник хастаханәсе баш табибы Марьяна Лысенкога сылтама белән.
«Вирустан көткән иң позитив нәрсә — аның күпмедер дәрәҗәдә сезонлы булып калуы, әмма бу да үзебездән тора», — диде Лысенко һәм коронавирусны җиңеп булачакмы икәнен һәм бу планда җәйнең ни дәрәҗәдә тыныч булачагын аңлатты.
ФОТО: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев