Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Табиб ул — кешеләргә бәхет өләшүче

Эшеннән тәм табып, тормышына шөкер итеп яшәүчеләр — дөньяда иң бәхетле кешеләр.

Тормыш сынаулары андыйларны чыныктыра һәм үз-үзләренә ышанычын гына арттыра. Язмам герое — сабакташым, Алабуга Үзәк шифаханәсе хирургия бүлегенең тәҗрибәле ихтирамлы табибе — Марат Гариф улы да нәкъ шундыйлардан. Халык сәламәтлеген саклау эшендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Татарстан Республикасының Атказанган табибы» исеме бирелүен ишетеп, сабакташыма аның хакында язып чыгарга тәкъдим иткәч тә: «Үзем турында андый язмалар басылуны кирәк дип санамыйм», — дип тыйнаклык күрсәтте. Шулай да кайбер нәрсәләр бу мәкалә язылуга сәбәпче булды.

Җиденче дистә гомерен ваклаучы сабакташым белән очрашып, шактый фикер алышып утырганнан соң, кулыма каләм алдым.

Тормышының кадерле мизгелләрен саплам-саплам итеп чигә баручы табибнең истәлекләрендә якты сагыш та, татлы, серле сагыну да чагыла.
Иң элек балачак, яшьлекне, сыйныфташларны искә алдык бергәләп. Әйе, балачак, яшьлек... Һәрберебезнең дә балачагы искә төшеп, төшләргә кереп, үзенә чакыра торадыр... Шул вакытның матур мизгелләрен янәдән бер татыйсы килә. Хәзер инде аның бары бер юлы, ул да булса, күңел дәфтәрен барлау гына кала... Әйе, әйе... Без Марат белән бу очрашуда күңел дәфтәренең шактый гына битләрен ачып, балачакка, яшьлек елларына кайтып килдек. Әйе, онытылмаган ул еллар... Ялан тәпи йөргән авыл басулары, иркен болыннары, битне иркәләп искән таң җиле дә онытылмаган... Рәшә булып гел үзенә чакырып торган яшьлек иле әнә шунда, тау артында гына кебек. Әйе, ничек кенә булмасын, кадерле балачак, яшьлек еллары... Ничек кадерле...

Күңелле мәктәп еллары аны тагын да тулыландыра, күңелнең иң түрендә үзенең эзен салып калдыра. Адәм баласы шулай яратылган: ул гомер буе якты үткәнен, тәүге мәхәббәтен, чишмә суыдай керсез яшьлеген сагынып яши. «Алда гомер бардыр барын, сагындыра узганы» дип тикмәгә генә җырларда җырланмый шул!

Артка әйләнеп карасаң, үтелгән юлда гел аклык, матурлык, бәхетле мизгелләр сукмагы гына озатып кала кебек. Гомер юлында чат саен очрап торган авырлыклар, михнәтләр, мәшәкатьле тормыш, хәтта... фаҗигаләр дә хәтер төпкеленнән җуелмаса да, шул матурлык янәшәсендә онытыла, юкка чыга шикелле... Юк, юк, юкка чыкмый ул, искә төшерүгә тагын яңара. Без кара — каршы утырып, инде шактыйдан арабыздан китеп барган сабакташларыбызны барлап чыктык. Шактый ук икән шул инде алар... кем бар, кем юк... Маратның күңеленә кереп калган хатирәләрнең берсенә тукталып китми һич мөмкин түгел. Икенче бер сыйныфташыбыз мәрхүм Әсгать Шакирҗанов белән Марат икесе дә бик яшьли ярымятим калалар, әтиләре вафат була. Бәләкәйдән тормышның ачысын — төчесен татып, хезмәттә чыныгып үсәргә туры килә аларга. "1977 −78 нче елның җәендә без Әсгать белән Наил абый Хәбибуллин җитәкчелегендә СК — 4 комбайнында, Т-150 тракторында эшләп, район күләмендә 2 — урын алган идек. Без — укучы балалар. Наил абыйга 25 яшь. Ул безне, икебез дә ятим дип, эшкә өйрәтте. Минем рәхмәтем аңарга дога булып ирешсен, икесенең дә урыннары Җәннәттә булсын«,- дип искә ала яшьлек елларын Марат.

Ничек кенә булмасын, яшьлек — кеше гомеренең иң саф, иң гүзәл, иң тынгысыз һәм, басым ясап әйтергә кирәк, иң күңелле вакыты. Бик күп еллар үтеп, чәчләренә гомер көзенең кыраулары төшә башлагач, кеше яшьлеген, аның кабатланмас бәхетле көннәрен һәм шул көннәрдә кичергән борчу-шатлыкларын сагына, юксына. Һәркемнең яшьлеге — үзенә күрә бер тарих, ә мәхәббәте — үзенә күрә бер хатирә.

Марат Гарифович та үзенең яшьлек елларын бик сагынып искә ала. 1978 енче елда, Юраш урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул мәркәзебез Казанга юл ала. Хыялы — табиб булу. Ул елларда күп кенә уку йортларында рабфак ачылды. Маратка бәхет елмая, ул рабфакка укырга керә. Шулай итеп, Казан дәүләт медицина университеты студенты булып китә. Кызыклы, үзенә күрә авыр, җаваплы чор — студент тормышы башлана. Марат кечкенә чакта ук, 15 яшь вакытта, әтисе Гариф абый дөнья куя. Әнисе Мөнирә апа алты баланы аякка бастыра. Марат — алтынчысы. Тормышның ачысын — төчесен күргән Ананың ярдәм итәрлеге дә шулхәтле икәнен аңлап, Марат үзен — үзе кайгыртырга, тамагын да туйдырырга, өс — башын да карарга дигән карар кыла. 2 енче, өченче курсларда укыганда ук, ул хастаханәдә эшли башлый. Сүз дә юк, сиңа беркем дә килгән студентка җаваплы эш йөкләми. Йомышчы малай ролен дә башкарасың, барысын да эшләргә туры килә аңарга. Көннәрне төнгә ялгап, керфек какмый узгарган вакытлары да аз булмый аның. Әмма авырлыкларга бирешми егет, максат бер: чын табиб булып, халыкка хезмәт итү, файдалы шәхес булу.

1986 нчы ел. Ниһаять, кулда диплом. Марат Туган якларына, Алабугага әйләнеп кайта. Бер ел интернатураны Алабуга хастаханәсендә үтәргә карар кыла. Альшевский Геннадий Викторович кул астында үтә ул бу сынауны. Бик яхшы остаз була мәрхүм. Гомере генә кыска була. Бер дигән яхшы коллектив туплана. Дуслык ныгыганннан-ныгый. Егетләр бик йодрык булып тупланалар. Гиппократ антына тугры калып, кул сызганып эшкә тотыналар. «Табиб ул нинди шартларда да зур җаваплылык тоеп яшәргә тиеш. Җәмгыять сиңа ихтыяҗ кичергәндә, кешеләрнең ышанычын акларга бурычлысың,» — ди Марат Гарифович.

Әллә шуны истә тотып, әллә дөнья күрү теләге белән, әллә тормыш кырыслыгын тату максатыннан, тәгаен генә җавап ала алмадым, яшь табиб Якутия якларына юл тота. Сүз дә юк, алдан белешә, барасы, тукталасы урын билгеле. Шактый гына тукталышлар белән ул билгеләнгән җиргә килеп җитә. Бу — Усть — Май районынының 4000 халкы булган Эльдикан поселогы.1987 нче елның августы була бу. Бу вакытта шифаханә белән бик тәҗрибәле ихтирамлы, зур дәрәҗәле Василий Иннкентьевич Седалищев җитәкчелек итә. Ул аны ачык йөз, якты чырай белән каршы ала.

Поселок бик матур җирдә — табигать кочагында, «Алдан» елгасы буена урнашкан. Тирә — юнь, әлбәттә, агачлар белән уралган. Ашарга — ризыгы, суларга — һавасы, торырга — урыны, яраткан эше, якын итәрдәй кешеләре ( тора — бара дусларга әйләнәләр) бар. Адәм баласына яшәр өчен тагын ни җитми? Сүз дә юк, туганнар ерак. Ничек кенә булмасын, Марат өчен чын тормыш мәктәбе, чыныгу чоры башлана. Чыныгу өчен адәм баласы күпмедер, авырлыклар да күрергә тиештер, дип уйлыйм мин шәхсән үзем. Чыныгу аңлашыла. Ә чын абруйлы замана таләбенә җавап бирүче табиб булу өчен нинди булырга кирәк соң?

Беренче һәм иң мөһим таләп, минем уйлавымча, ул — үз эшеңне ярату. Әгәр кеше үз эшен яратмаса, аның эшләргә теләге дә, мотивациясе дә булмаячак. Аңа ул канәгатьлек хисе китерми, теләмичә башкарган эшнең нәтиҗәсе дә булмый.

Икенче мөһим таләпләрнең берсе, ул да булса — ярату. Ярату — кеше күңелен яктыртып торучы кояш шул ул. Кояш җылысыннан башка җир йөзендә тереклек булмас иде. Әгәр табиблар авыруларны дарулар белән генә түгел, ә ачык йөзләре, тәмле телләре белән дә дәваласалар, кешеләрнең чәчәктәй гомере озаккарак сузылыр иде. Ярату — кеше күңелен җайга салучы бердәнбер игелекле көч ул! Пациентыңның чирен йөрәгең аша үткәрмичә чын табиб булып булмыйдыр ул.

Өченче мөһим таләпләрнең берсе — тумыштан килгән сәләт һәм теләк. Минемчә, бу ике сыйфат бер-берсен тулыландыра.

Мин бу таләпләрне юкка гына санап чыкмадым, әлбәттә. Болар барысы да Марат Гарифовичта чагылыш тапкан. Менә шундый сыйфатларга ия булган сабакташыбызның Якутиядә көннән — көн абруе, дәрәҗәсе күтәрелә. Чыннан да, аңа бу сәләт Табигать, Аллаһе Тәгалә тарафыннан бирелгән диярсең. Яшь табибкә көненә берничә операция ясарга туры килә, Үз юнәлешендә генә түгел, травматология, гинекология юнәлешендәгеләргә дә алына ул. «Каян килгән сиңа шундый көч, тәвәкәллек?»- дигән сорауга мин: "Төпле белемле, югары һөнәри осталыкка ия белгечләр белән хезмәттәшлек итү бәхете тиде. Ихлас рәхмәт сүзләрен Якутиянең атказанган табибы, Эльдикан шифаханәсенең баш табибе Василий Иннкентьевич Седалищев җиткерәсе дә иде бит, мәрхүм шул. Минем рәхмәтем аңарга дога булып барсын. Остазым эштә дә, тормышта да зур үрнәк булды, хәзер дә аның биргән киңәшләре яшәешкә төшенергә булыша. Шулай ук хезмәт юлындагы остазларымның күпләренең төпле киңәшләре миңа һөнәр нечкәлекләрен өйрәнергә, белем-тәҗрибәне үстерергә ярдәм итте«.- дигән җавап алдым.

Марат Гарифович 3 ел эшләгәннән соң Туган ягыбызга ялга кайта. Шунда кайткач, автобуста үзенең булачак тормыш юлдашын — Сәйләнне очрата. Сәйләннең бәхетеннәндер, Маратның озак дуслашып йөрергә вакыты булмый. Тиз арада кавышып, кызыл туй ясап, яшьләр Якутия якларына оча. Шулай яңа тормыш башлана. Эшенә әйләнеп килүгә, Марат Гарифовичны шифаханәнең баш табибе итеп билгелиләр. Шул ук елны райсоветка депутат итеп сайлана.1990 нчы еллар була бу.

Чит җирләрдә гаилә учагы кору — үзе бер романтика. Гаилә ул — бәхет һәм тынычлык. Ә тагын да төгәлрәк әйтсәк, гаилә — җылы учак. Марат та нәкъ шундый фикердә. «Һәр кешенең кайтып сыенырлык җылы учагы, үзенең тыныч почмагы булу кирәк. Гаилә — ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Анда бер — берсен яраткан һәм кайгырткан кешеләр яши. Кеше үзенең гаиләсендә ял итә, рухи көч җыя, күңелен бушата, җан җәрәхәтләрен дәвалый ала. Сәйлән минем өчен шундый ышаныч, таяныч булды. Менә шулай минем гаилә тормышы башланып китте. Бер елдан улыбыз — Руслан туды. Гаилә түгәрәкләнде.»- ди ул гаиләсе хакында.

Гаилә тормышы түгәрәкләнсә дә, хезмәттәшләре, кул астындагы табибләр белән уртак тел табып, матур итеп яшәлсә дә, туган ягы кирәк кешегә. Читтә йөргән чакларда, зәңгәр таңлы, биек аяз күкле туган ягың сагындыра, төшләргә кереп тинтерәтә. Шулай итеп, Марат Гарифович гаиләсе белән 1992- елда Алабугага әйләнеп кайта. Башта ул поликлиникага урнаша. 3-4 ел эшли. Аннан милиция мәктәбендә ике ел шул юнәлештә җитәкче булып эшли, 1998 — елдан тулысынча Үзәк хастаханәгә күчә. Бүгенге көнгә хәтле шунда хезмәт куя. Аңарга эш тәҗрибәсе, авырлыкларны да ничектер җайлы гына хәл итеп, тиешле нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә, көч бирә, четерекле мәсьәләләрне хәл иткәндә юнәлеш күрсәтә.

Марат Гариф улы — зур тәҗрибәле, халык арасында танылган, олуг мәртәбәле, Татарстан Республикасының Атказанган табибы бүгенге көндә, без — якташлары, сабакташлары өчен олы терәк.

Чыннан да, Марат Ашрафзянов — үз һөнәренең чын остасы, башкача булуы да мөмкин түгел, мәкерле чир тырнагыннан күпме кеше гомерләре саклап калынган. Үз-үзеңне аямыйча эшләү аның тормыш рәвешенә әверелгән. Гомере буе Гиппократ антына тугры булып калган шәхес дип атар идем мин сабакташымны.

Мин генә түгел, бик күпләр шул фикердә. Алар меңләгән. Мин бары бер — икесен генә искә алып китәм. «Язмышына язылса, әллә нинди хәлләрдә, әллә нинди мәлләрдә очраштыра икән кешеләрне тормыш юллары. Сүзем Марат хакында. Казанда укыган чорда юлда очрап үзенә урын булмаса да, мине машинага утыртып жибәрүе дә исемнән чыкмый. Ничә күрешсәк тә, үзе ничек барган Казанга, сораганым булмады. Укыган чорда курешкәләп торсак та, еллар үткәч күрешүләр сирәгәйде.

Шулай да телефоннан киңәшләр сорап гел шалтыратылды. Беркайчан юк димәде, гел төпле кинәшләре белән ярдәм итеп торды. Ә 2016 елда, юл һаләкәтенә эләгеп, Алабуга сырхауханәсенә ашыгыч ярдәм машинасы белән китергәндә, кабул итү бүлегендә ук көтеп тора иде. Сеңлем шалтыраткан икән. Чынлыкта ак халатлы фәрештәләр бөтереп алды мине анда. Әгәр Маратның сүзе үтемле булмаса, ничек тернәкләнер идем микән, белмим. Ярдәме чиксез зур булды. Изгелеге меңе белән үзенә кайтсын. Бик рәхмәтле мин иң элек Маратка, табибләргә, шәфкать туташларына, медперсоналга. Туганнарым, дусларым, классташларыма чиксез рәхмәтле. Иң авыр вакытымда кереп хәлемне белеп торды Марат. Аннан соңрак да киңәшләре белән ярдәменнән ташламады. Бергә яткан авырулар да гел мактап, хөрмәт белән искә алалар үзен. Әтиемә дә бик уңышлы операция ясаган иде. Яхшы хирург, олы йөрәкле, кешелекле табиб. Купшы сүзләр түгел, чын йөрәктән, күңел түреннән әйтелгән сүзләр. Зур мактауга, олы хөрмәткә ия кешегә хас сыйфатларны туплаган үзенә. Әллә нинди больницаларда булырга туры килде, мәрхәмәтле кешеләр бик күп, әмма мин һәрвакыт Алабуга врачларын хөрмәтләп, мактап сөйлим. Сезгә алдагы көннәрегездә тагын да зур уңышларга ирешергә язсын, сәламәтлек белән бәхетле көннәр юлдаш булсын», - дип яза Азнакайдан сыйныфташыбыз Вәсилә Сәмигуллина ( Ибраһимова).

Зөлфия Зиннатуллина (Сәлимова) да шундый ук фикердә. «Маратка ничә генә мөрәҗәгать итсәң дә, җылы караш белән каршы ала. Ярдәмгә ашыга. Тормыш иптәшемә дә операция ясады, оныгыма да ярдәм итте. Аллаһының рәхмәтләре яусын», - дип тәмамлады сүзен Зөлфия. Маратка карата мондый рәхмәт сүзләренең чиге юк.

Нәтиҗә ясап, шуны гына әйтергә кала: чыннан да, чын табиб булу өчен төпле белем, түзем, сабыр булу гына җитми, ә кешеләрне ярату кебек мөһим сыйфатка да ия булырга кирәк. Табиблар исә кешеләрнең гомерен коткарып калучы, авыруларның күңелендә өмет чаткысы тудыручы, сәгатьләр дәвамында катлаулы операцияләр ясаучы, пациентлары белән аралашканда ачык йөзле, тәмле телле була алучы батыр йөрәкле, алтын куллы дөньядагы иң игелекле шәхесләрнең берсе. Мең төрле авыруларга дәва тапкан, үлем белән көрәшеп ятучыда да өмет уята алган, күпме кеше гомерләрен саклап калган шәфкать ияләрен без яратып, ак фәрештәләр дип йөртәбез. Тик бу аклык артында күпме тынгысызлык, эзләнүләр, йокысыз төннәр, борчылу, күз яшьләре икәнен генә барыбыз да аңлап бетермибез, кайвакытта рәхмәт әйтергә дә онытабыз. Нинди авыр, җаваплы эш бит табиб һөнәре, алар кулында — кеше гомерләре!

Язмамны йомгаклап, бу олугъ шәхес турында нәрсә генә әйтсәм дә аз булыр сыман. Шуңа күрә, рәхмәт әйтеп, бер кыйсса сөйләп китәсе килә.«... Хозыр Ильяс бер авыл янәшәсенә килеп җиткән. Элек авылга теләсә кем кермәсен өчен, авыл капкалары бикле булган. Шунда аны авылда яшәүче бер бала күреп алган. Ул тиз генә йөгереп килгән дә юлчыга капка ачкан. Бу хәлдән соң Хозыр Ильяс бала янына килгән һәм: «Синең бу яхшылыгың өчен нишлим икән? Рәхмәт әйтсәм, күп булыр, атымны ал», — дигән. Шул рәвешле аңа атын биреп калдырган.

Көндәлек тормышта бик гади, баналь рәвештә яңгыраган әлеге «Рәхмәт» сүзе үзенә зур мәгънә һәм хисләрне сыйдыра. Марат Гарифович, бүгенге көндә пациентларыгызның сезгә карата эчкерсез, ихтирамлы, рәхмәтле хисләрен бернинди дә бүләк алыштыра алмас. Рәхмәт сезнең сабырлыгыгыз, зирәклелелегез, тәмле телегез, ягымлы сүзләрегез өчен. Рәхмәт, мең рәхмәт. Юлыгызда үтә алмаслык сынаулар очрамасын бер үк, сау — сәламәт булып, балаларыгыз бәхетенә сөенеп, оныклар шатлыгына уралып, Сәйлән белән тигезлектә, күңел тынычлыгы белән гомер кышларын үтәргә насыйп булсын. Улыгыз Руслан шулай Сезнең эшегезне дәвам итеп, уңышларга төренеп яшәсен.

Клара Гайнетдинова

Фотолар шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев