Табиб җәяү йөрү гомерне берничә елга озайтуы хакында әйтте
Сәламәт яшәү рәвеше — дөрес туклану, беренче чиратта, исерткеч эчемлекләрдән баш тарту һәм физик эш башкару ул, дип искәртте академик Лео Бокерия.
Атнасына ике сәгать җәяү йөргән кеше аз хәрәкәтләнүче кешегә караганда алты-сигез елга озаграк яши.
Бу хакта РИА Новости агентлыгы Бакулев исемендәге Йөрәк-кан тамырлары хирургиясе илкүләм медицина тикшеренү үзәге һәм «Милләт сәламәтлеге лигасы» гомумроссия иҗтимагый оешмасы президенты, Россия Фәннәр академиясе академигы Лео Бокериягә сылтама белән хәбәр итә, дип яза Татар-информ.
«Бик тә гыйбрәтле бер мисал китерәм. Америкалылар дистәләрчә миллион кеше арасында тикшеренү үткәргән, ул атнасына ике сәгать җәяү йөргән кешенең аз хәрәкәтләнүче кешегә караганда алты-сигез елга озаграк яшәвен күрсәткән. Шунлыктан җәяү йөрү шундый популяр, ул бернинди чыгымнар да таләп итми. Хәтта бер бүлмәле фатирда яшәсәгез дә, бераз йөреп килегез, аякларыгызны селкетегез», — диде ул.
Бокерия билгеләп үткәнчә, пандемия аркасында кертелгән үзизоляция сәламәт яшәү рәвешенә берничек тә комачаулык итә алмый. Сәламәт яшәү рәвеше — дөрес туклану, беренче чиратта, исерткеч эчемлекләрдән баш тарту һәм физик эш башкару ул, дип искәртте Бокерия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев