Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Тагын 3 татарстанлы короновирус корбаны булды

Пандемия башланганнан бирле 101 кеше тормыш белән хушлашкан.

1975 елгы ир-ат яңа вирус нәтиҗәсендә барлыкка килгән үпкә ялкынсынуы белән хастаханәгә китерелә. Авыруның хәле йөрәк-кан тамырлары белән бәйле хроник чирләр нәтиҗәсендә кискенләшә. 
1952 елгы хатын-кыз йогышлы чирләр госпиталенә пневмония диагнозы белән китерелә. Ханымның шулай ук йөрәк-кан тамырлары белән бәйле хроник чирләре була.
1980 елгы ир-егет хастаханәгә пневмония белән китерелә. Хроник чирләр нәтиҗәсендә дәвалау ярдәм итми. 
Өч очракта да үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 19 октябрьгә 101 үлем очрагы теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев