Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Талия Миңнуллина пандемия вакытында Татарстанның кайсы компанияләре «күтәрелүен» әйтте

Кайбер компанияләр коронавирус белән булган вәзгыятьне үз файдасына үзгәртә алган.

Бу хакта ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сөйләгән. 
Әйтик, «Аромат» компаниясе дезинфекция чаралары җитештерүне 17 тапкыр арттырган. «Нәфис» тә яхшы нәтиҗәләр күрсәткән. 
Талия Миңнуллина теләсә нинди хәлгә оптимизм белән карарга кирәк, дип саный. Ул кризис чорында барлыкка килгән һәм бүгенге көндә дә алдынгы позицияләрне биләвен дәвам иткән дөнья компанияләрен мисал итеп китерде.
Талия Миңнуллина белән әңгәмәне менә бу сайтта укырга була: sntat.ru. Видеоверсияне «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы каналынының YouTube каналында карарга мөмкин булачак. Әңгәмәнең телевизион вариантын тамашачылар шимбә көнне 18.30да һәм якшәмбе көнне 13.30 да карый алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев