Танайкада үзәк авыл канализациясен эшләтеп җибәрергә әзерләнәләр
Танайка — Алабуга районында канализация системасы булган беренче авыл җирлеге булачак.
Танайкада үзәк авыл канализациясен эшләтеп җибәрергә әзерләнәләр. Танайка — Алабуга районында канализация системасы булган беренче авыл җирлеге булачак. Авылда канализация системасы моңа кадәр дә булган, аны башта җирле физкультура-савыктыру комплексы ихтыяҗлары өчен төзегәннәр. Әмма тора-бара аңа башка объектларны тоташтырганнар һәм канализация йөкләнешне күтәрә алмый башлаган. Шуңа күрә аны яңага алыштырырга булганнар.
АМР башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Андрей Томилин хәбәр иткәнчә, Танайкада чистарту корылмаларын модернизацияләү буенча республика программасы кысаларында насос канализация станциясе һәм коллектор төзелгән. Эшләрнең бәясе 39 миллион сум тәшкил иткән.
— Яңа канализация системасына алты объект — өч күп фатирлы торак йорт, мәктәп, ФОК һәм авыл клубы тоташтырылды, — дип сөйләде ул.
Системаны сынау юлы белән эшләтеп җибәрү эшләре башкарылды инде, ул яхшы нәтиҗәләр күрсәткән: яңа канализация сәгатенә ун кубка кадәр агынты су үткәрергә сәләтле.
— Элекке кебек ассенизатор машиналарын чакыртырга туры килмәячәк. Канализация системасын эшләтеп җибәрү нәтиҗәсендә, ниһаять, барлык проблемалар хәл ителәчәк, — диде Танайка авыл җирлеге башлыгы Сергей Вдовин.
Сүз уңаеннан, Танайка халкын икенче күңелле яңалык та көтә: җәй көне авыл территориясендә тагын бер су башнясы төзү планлаштырыла. Бу авыл кешеләренең йортларына өзлексез су бирүне тәэмин итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев