Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Танайка авылында район газеталарына язылучыларга бүләк бирелә

Бүләкләрне «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталарына язылган һәркем алачак.

Пәнҗешәмбе, 21 апрель көнне, клубта хисап концерты башланыр алдыннан «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» район газеталарына язылу оештырылачак.

Танайка авылында яшәүчеләрне район газеталарына язылырга һәм бүләкләр алырга чакыралар. Редакция хезмәткәрләре теләге булган һәркемне 14.00 сәгатьтә көтә. 

Газеталарны авылга авыл җирлеге башлыгы китереп, клубта калдырачак. 

Ярты елга язылу бәясе — нибары 460 сум. 

Алты ай дәвамында атнага ике тапкыр сез 103 еллык тарихы булган газетаның яңа санын алачаксыз. 

Район газеталарында шәһәр һәм районның иң мөһим вакыйгалары турында мәгълүмат, игъланнар, телепрограмма, йолдызнамә, кызыклы фактлар, анонслар, район авыллары тормышы турында материаллар, геомагнит фаразлар басыла. 

Бу көнне басмаларга язылган һәр кешегә «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» редакциясеннән бүләк тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев