“Танышырга рөхсәт итегез!”
Участок полицейскийлары шәһәрнең торак йортлары буйлап йөри.
Обход барышында участковыйлар үз микрорайоннарында яшәүчеләр һәм аларның проблемалары белән якыннанрак таныша. "Танышырга рөхсәт итегез!" акциясе кысаларында участковыйлар барлык фатир һәм йортларны йөреп чыга, алабугалыларга визиткаларын калдыра, шикле кешеләрнең документларын һәм теркәлү кәгазен тикшерә. Бүген алабуга районында 29 участок полицейские эшли, Эчке эшләр министрлыгы реформасына кадәр алар бер ярымга күбрәк иде. Тик штатны кыскартуга карамастан, агымдагы елның 11 аенда алабуга участковыйлары тарафыннан 215 җинаять ачылган, 2010 елның шул ук чорында - 195.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев