Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Ташламалы ипотека программасы ел ярымга озайтылды

РФ Премьер-министры Михаил Мишустин шул хактагы карарны имзалаган.

Россиядә ташламалы ипотеканың гамәлдә булу вакыты тагын ел ярымга — 2024 елның 1 июненә кадәр озайтылды. РФ Премьер-министры Михаил Мишустин шул хактагы карарны имзалаган, дип яза Татар-информ.

Еллык ставкасы 8 процент тәшкил иткән кредит яңа йортлардан торак сатып алу, шәхси йорт төзү яки булачак торакка участок алу өчен бирелә. Мәскәү, Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Ленинград өлкәләрендә яшәүчеләр әлеге программа буенча — 12 миллион, башка төбәкләрдә 6 миллион сумга кадәр кредит алырга мөмкин. Ташламалы ипотекада катнашу өчен шулай ук беренчел взнос кирәк, аның күләме займ суммасының 15 процентыннан да кимрәк булырга тиеш түгел.

«Кешеләр әлеге суммалар белән генә чикләнмәсен һәм торак сайлаганда зуррак мөмкинлеккә ия булсын өчен, 2022 елның 1 маеннан ташламалы ставканы кулланып ипотека алу өчен кредитның максималь күләме 30 һәм 15 миллионга арттырылды. Шул ук вакытта, 12 миллион һәм 6 миллион сум дәүләттән субсидияләнәчәк, калган сумма базар ставкасы яки субсидияләнә торган башка ставка буенча бирелергә мөмкин», — дип искәрттеләр РФ Хөкүмәтенең матбугат хезмәтендә.

Моннан тыш, Мишустин гаилә ипотекасы шартларын да киңәйтте. Хәзер аннан 18 яшькә җитмәгән ике бала тәрбияләүче барлык гаиләләр дә файдалана алачак. Балаларны туган көне хәзер мөһим түгел.

Фото: freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев