Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ТАССРның 100 еллыгы әләме Алабугада булды

24 августта Алабуга ТАССРның 100 еллыгы әләме эстафетасын кабул итте. Безгә ул Тукай районыннан килде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, флаг эстафетасының республика этабы 22 июльдә Менделеевск шәһәрендә старт алды, Алабуга юбилей байрагын алган районнарның 36нчысы булды. Россия этабы кысаларында әләм Россия Федерациясенең 8 федераль округында да булып кайтты. Эстафета 30 гыйнварда Бурятиядә старт алган иде.
− Менә бу якта татар автономияләре булган 69 шәһәрнең билгеләре беркетелгән, — ди байракны саклаучы Марат Нургалиев, безгә кыйммәтле йөкне күрсәтеп.
Сүз уңаеннан, флагның шактый зур булуына карамастан, ул авыр түгел, ди әләмне саклаучы, һәм мондый әһәмиятле тарихи вакыйгада катнашуның, һичшиксез, бик мактаулы гамәл булуын ассызыклый.
Әләмнең бер ягында — Россия этабында, икенче ягында Республика күләмендә катнашучыларның билгеләре беркетелгән. Аларның исемнәрен бик озак санарга була һәм, әйтергә кирәк, һәр төбәк кунакларны тантаналы төстә: милли ризыклар белән, яңа объектлар, парклар һәм скверлар ачып каршы алды. Байракны саклаучылар билгеләп үткәнчә, Алабуга программасы иң бай һәм кызыклыларның берсе булган. Байкерлар озатуында Алабуга буйлап сәяхәтен әләм шәһәрнең түбән өлешендәге стеладан башлады, аннары ачык машинада Казан урамы, Нефтьчеләр проспекты буйлап үтте, барлыгы 11 ноктада булды. Ул Мәдәният һәм сәнгать көллияте янында да тукталды, анда эстафетада катнашучыларны милли киемнәр кигән укытучылар һәм студентлар көтте.

Байракны Алабуга шәһәрчеге территориясендә дә каршы алдылар — биредә аны хан һәм ханбикә озатып йөрде, шулай ук әләм «Алабуга» МИЗы территориясендә булды.

Флагны хәтта су өстендә — Кама буйлап катерда йөрттеләр.


Әләмне хөрмәтләү «Чебурашка» паркында тәмамланды. Аны биредә район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина каршылады.
— Бүген без зур чылбырның бер буыны кебек, республикабызның барлык 45 муниципаль берәмлеге дә ТАССРның 100 еллыгы байрагы эстафетасында катнаша һәм без, Алабугада яшәүчеләр, моның белән горурланабыз. Барлык буын вәкилләренә рәхмәт белдерәсем килә, чөнки бүген Россия Федерациясендә алдынгы урыннарны алып торган республикабызның формалашуында алабугалыларның керткән өлеше дә зур. Бу — күмәкләштерү еллары да, Бөек Ватан сугышында катнашкан 11 меңнән артык кеше дә, оборона предприятиеләрендә һәм алга таба сәнәгатьне торгызуда эшләү дә. Шәһәребезне һәм районыбызны үстереп, без республикабызны да үстерәбез, — диде Зөлфия Сөнгатуллина.
Тантаналы өлешнең кульминациясе Алабуга районы гербы сурәтләнгән билгене байракка беркетү булды. Хәзер безнең район да әлеге искиткеч тарихи вакыйганың рәсми катнашучысы. Эстафетаның финал чарасы Республика көнендә узачак, ул 30 августта билгеләп үтелә. Аннары әләм башкаланың Милли музеенда үз урынын алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев