«Татар-информ» агентлыгы беренче квартал нәтиҗәләре буенча иң еш искә алына торган басма дип табылды
Икенче урында - «БИЗНЕС — online», өченчедә - «Реальное время».
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы 2021 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча Татарстанда иң еш искә алына торган басма дип табылды . Рейтингны «Медиалогия» белгечләре әзерләгән.
Рейтинг өчен нигез булып компаниянең цитата индексы алынган. Рейтингның икенче баскычын — «БИЗНЕС — online», ә өченче урынны «Реальное время» алды.
Рейтинг өчен «Медиалогия» системасының массакүләм мәгълүмат чаралары базасы хезмәт итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев