Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Татар-информ» журналисты тапкан кырмыска оясы рекордлар китабына кертелгән

Россия рекордлар китабында теркәлгән кырмыска оясы Кукмара районында табылган. 

«Татар-информ» агентлыгының татар редакциясе һәм «Интертат» сайты баш мөхәррире Рамис Латыйпов Россиядә иң зур кырмыска оясын тапкан. 
Рамис Латыйпов ояга 2019 елның октябрендә Кукмара районының чыршы урманында тап була. Ояның биеклеге 220-235 см (таулы урында урнашкан), диаметры исә 440 см. 
Рекордны дәлилләү өчен бик күп вакыт таләп ителде, дип сөйли Рамис. Татарстан табигатенең байлыгын күрсәтәсем килде, ди ул. 
«Халкыбызның да, урманчыларның да табигатькә бик сак карашта булуын, Кукмара районы, анда яшәүчеләрнең данын күтәреп, бу урыннарны һәммә кешегә белгертәсем килде», — ди ул. 
Шулай итеп, Россиянең иң зур кырмыска оясы Татарстанда булуы рәсми рәвештә расланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев