Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарча сөйләмне рус теленә тәрҗемә итә ала торган беренче мобиль кушымта барлыкка килде

Бу — татарча сөйләмне тәрҗемә итә торган беренче сервис.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты татарча сөйләмне тәрҗемә итү мөмкинлеге булган «Tatsoft» кушымтасын тәкъдим итте. Бу — татарча сөйләмне тәрҗемә итә торган беренче сервис. Бу хакта галимнәр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.

Татарстан Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты директоры Ринат Гыйльмуллин татарча тавышны текстка әйләндерә торган сөйләмне танып белү синтезын һәм тәрҗемәне берләштергән кушымтаның бүгенге көндә Android системасында эшләвен әйтте. Берәр айдан IOS системасында эшләп китүе көтелә.

"Бер ел элек без сөйләм үрнәкләре базасын туплый башладык. translate. tatar сайтында сөйләмне дә, текстны да тәрҗемә итеп була. Соңгы 10 ай статистикасы буенча, 700 меңнән артык уникаль кулланучы һәм 2 миллион карау теркәлгән. "Goole Play"да кушымта 24 мартта барлыкка килде. Статистика буенча, беренче атнада 500 йөкләү булды«, — дип сөйләде ул.

Шул ук вакытта татарча тавышны текстка әйләндерә торган сөйләмне танып белү синтезын speech. tatar сайтында аерым да кулланып була. Институтның әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Булат Хәкимов сүзләренчә, сервис өчен 1 меңнән артык уникаль тавыштан торган 600 сәгатьлек сөйләм үрнәкләре яздырылган. Белгеч аңлатканча, яздырылган сөйләм үрнәкләре базасын әзерләгәндә эш ике юнәлештә бара: сөйләмне синтезлау һәм телдән әйтелгән сөйләмне тану.

«Синтез өчен сөйләм үрнәкләрен яздырганда камил сөйләмле, дикцияле дикторларны яздыру мөһим, чөнки барлык текстлар алар тавышы белән яңгырый. Бу юнәлештә Камал театры артистлары Алмаз Гәрәев һәм Алсу Вәҗиева ярдәм итте. Сөйләмне тану сервисы өчен сөйләмнәр төрле булу кирәк, чөнки система төрле тавышларны танырга, аңларга тиеш. Мөмкин кадәр күбрәк кешенең тавышын яздыру өчен махсус телеграм бот ясадык, текстлар тәкъдим иттек, тавыш белән яздырып җибәрүне сорадык. Төрле шартларда яздырдылар меңгә якын кешенең тавышы керде», — диде ул.

Аның сүзләренчә, диалектта һәм акцент белән яздырылган үрнәкләр дә базага кергән.

Галимнәр кушымтаны камилләштерү, функцияләрен арттыру бурычы торуын әйтте. Хәзерге вакытта рус-татар һәм татар-рус телләрендә генә тәрҗемә итү бар. Ел ахырына сервиска башкорт, мордва, чуваш, мари телләрен өстәү бурычы да тора. Проект Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

  • Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты белгечләре ясаган «Tatsoft» машина тәрҗемәчесе киң җәмәгатьчелеккә 2019 елда тәкъдим ителгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев