Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан аграрчылары яңа уңышның өченче миллион тонна ашлыгын җыеп алды

Бүгенге көндә урып-җыю темплары буенча лидерлар рәтендә 14 район исәпләнә.

Татарстанда өченче миллион тонна яңа уңыш ашлыгы суктырылган. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, 21 августка республикада 799,7 мең гектар мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелган, бу барлык мәйданнарның 53 процентын тәшкил итә.
Суктырылган ашлык күләме буенча 139,3 мең тоннага тиң күрсәткеч белән Буа районы беренче урында бара, икенче урында — Тәтеш (137,3 мең тонна), өченче урында — Зәй районы (130,1 мең тонна).
Шулай ук урып-җыю темплары буенча лидерлар рәтендә 14 район исәпләнә. Алар арасында: Буа (56,8 мең гектар), Арча (56,4 мең гектар), Алексеевск (52,5 мең гектар), Чистай (51,7 мең гектар), Балык Бистәсе (48,2 мең гектар), Минзәлә (47,9 мең гектар), Азнакай (46,7 мең гектар), Актаныш (45,9 мең гектар), Мөслим (47,7 мең гектар), Тәтеш (44,1 мең гектар), Тукай районы (43,8 мең гектар), Спас (43,3 мең гектар), Чирмешән (41,9 мең гектар) һәм Әлмәт (40,8 мең гектар).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев