Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан авылларында яшәүче 6,5 мең хатын-кыз бала туган өчен бер тапкыр бирелә торган түләүне алган 

Бу түләүләр 2018 елдан бирелә башлады. 

Татарстанда бала туган өчен бер тапкыр бирелә торган түләүне авылда яшәүче 6,5 мең хатын-кыз алган. Бу хакта республиканың хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева хәбәр итә.
Бу түләүләр 2018 елдан бирелә башлады. 25 яшькә кадәр булган хатын-кызның беренче баласы туган очракта, 50 мең сум бирелә. Ә өченче һәм аннан соңгы балалар өчен 29 яшькә кадәр булган хатын-кызга 100 мең сум түләнә. 
Моннан тыш, быел биш һәм аннан күбрәк баласы булган аз керемле гаиләләргә ярдәм күрсәтү йөзеннән, 500 миллион сумлык республика чаралары каралган. 
Җитәкче сүзләренчә, керемнәре яшәү минимумыннан азрак булган күп балалы гаиләләргә өстәмә компенсация күләме дә арткан. Октябрьдә аларны 4,5 мең кеше алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев