Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан блогерлары сентябрь сайлауларында мобиль күзәтүчеләр ролендә булачак

ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Татарстан блогерлары белән очрашты һәм аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Татарстан блогерлары ТР Президенты һәм җирле совет депутатларын сайлауда мобиль күзәтүчеләр булачак. Бу хакта җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашуда республиканың Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева хәбәр итте, диелә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында.
Очрашу ТР Иҗтимагый палатасында узды, анда Зилә Вәлиева блогерларның сайлау участокларында үз бурычларына кагылышлы сорауларына җавап бирде.
«Күзәтүчеләрнең мобиль төркеменә беренче тапкыр блогерлар керүе бик кызыклы. Без сезгә ышанабыз, сезнең кешеләр белән аралашуда зур тәҗрибәгез бар. Эш кызыклы булачак, һәм сез тавыш бирү процедурасы өчен күп нәрсә эшли алачаксыз,» — дип билгеләп үтте ул.
Вәлиева сүзләренә караганда, ТР Иҗтимагый палатасы яшьләр оешмалары белән актив хезмәттәшлек итә. Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә Татарстанда күзәтүчеләрнең 25 проценты яшьләр оешмалары вәкилләре булган, бу ил буенча уртача иң югары күрсәткечләрнең берсе.
Элегрәк Россиянең Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан күзәтүчеләрен сайлауларга әзерләнергә һәм законнарны актив өйрәнергә чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев