Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан буенча “Куркынычсызлык лабораториясе” йөриячәк

Лаборатория балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү өчен билгеләнгән кызгылт-сары фургоннан гыйбарәт.

“Куркынычсызлык лабораториясе” Татарстан буенча йөриячәк һәм 17 яшькә кадәрге балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтәчәк. Әлеге үзенчәлекле лаборатория балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә дә, өлкән сыйныф укучыларына да исәпләнгән.

Фургонда барлык юл ситуацияләре өчен җиһазлар бар. Хәзерге вакытта мондый комплекс безнең республикада бердәнбер. Әмма киләчәктә тагын берничә шундый лаборатория барлыкка киләчәк.

“Куркынычсызлык лабораториясе”ндә машина йөртү симуляторы, автомобиль креслосларындагы пассажирларның куркынычсызлыгына багышланган зона, велосипедлар, самокатлар, велосипедчылар өчен куркынычсызлык чаралары өчен җиһазлар, юл билгеләре, радиоидарәле машиналар, шулай ук “Александр” тренажеры бар.

Мондый комплекслар Россиянең барлык төбәкләрендә дә барлыкка киләчәк. Татарстан үзенең күчмә “куркынычсызлык лабораториясе”н кырык дүртенче булып алды. Якындагы ярты елда ТРның өч районына бару каралган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев