Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан даруханәләрендә ажиотаж кими

Әлеге мәсьәләyt ТР Президенты шәхси контролендә тота.

Татарстан даруханәләрендә купкан ыгы-зыгы кими. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова белдерде.
Галимова сүзләренчә, хәзер вәзгыять акрынлап җайлана башлады. Шулай да, кайбер урыннарда даруларга кытлык зур.
Медицина учреждениеләре һәм даруханә челтәрләрен препаратлар белән тәэмин итү мәсьәләсен ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе контрольдә тота. Татарстанда коронавируска каршы көрәш буенча Оператив штабның шушы көннәрдә узган утырышында барлык районнарны конкрет препаратларны рецепт нигезендә бирү таләбен үтәргә чакырдылар.
Моннан тыш, Галимова искәрткәнчә, үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә, даруларны алдагы көнгә дип сатып алмаска һәм аларны профилактика максатларында кулланмаска кирәк. Медицина учреждениеләрендә коронавирусны дәвалау өчен дару препаратлары бар, дип өстәде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев