Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында 82 яңа электрон хезмәт эшли башлады

Июль аеннан башлап республика халкы Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталы аша 82 яңа хезмәт күрсәтүне дистанцион рәвештә рәсмиләштерә ала.

Цифрлы министрлык командасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү буенча масштаблы эшне дәвам итә. Июль аеннан башлап республика халкы Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталы аша 82 яңа хезмәт күрсәтүне дистанцион рәвештә рәсмиләштерә ала.
«Хәзерге вакытта башкарма хакимият органнары һәм муниципалитетлар белән бергә алып бара торган эш принципиаль мөһим. Россия Президенты «Цифрлы икътисад» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында конкрет бурыч куйды — социаль әһәмияткә ия булган барлык хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү. Республикада без зуррак бурычны гамәлгә ашырырга ниятлибез: Татарстан территориясендә күрсәтелә торган барлык дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр электрон форматта халык өчен ачык булырга тиеш», — дип билгеләп үтте Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин.
Исегезгә төшерәбез, «Цифрлы трансформация» Россия Президенты Владимир Путин билгеләгән биш илкүләм максатның берсе булып тора. Төп бурычлар арасында — массакүләм социаль әһәмияткә ия хезмәтләр өлешен электрон рәвештә 95%ка кадәр арттыру.
«Җир эшләрен башкаруга ордер, төзелешкә рөхсәт алу яки, мәсәлән, күп балалы гаилә таныклыгы алу һәр кеше өчен җиңел һәм аңлаешлы булырга тиеш. Республиканың дәүләт хезмәтләре порталы халык белән хакимият органнары арасында турыдан-туры аралашу өчен оптималь форматта мөмкинлек бирә», — дип Татарстанның цифрлы үсеш министры башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев