Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан эшмәкәрләре 13,6 млрд сум күләмендә ярдәм алды

2 процент ташлама белән кредитлау программасы 1 ноябрьдә төгәлләнде.

Татарстанның 6,4 мең предприятиесе ташламалы кредит алган. ТР банклары 13,6 млрд сумлык займнар биргән. Бу турыда мәгълүматны ТР икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. 
2 процент ташлама белән кредит бирү программасы 1 ноябрьдә тәмамланды. Проект ярдәмендә зыян күргән оешмаларга ярдәм күрсәтелде.
Акчаларны эшмәкәр үз эшчәнлеген алып баруга тотарга тиеш. Моннан тыш, ул бу акчалар белән моңа кадәр алынган кредитларны түли ала, шул исәптән хезмәткә түләү өчен алынган процентсыз кредитны да. 
Шул ук вакытта, эш белән тәэмин итүне саклап калу — ташламалы кредитлауның төп шарты. Шартларны үтәгән очракта, кулланучылар өчен кредитның ахыргы ставкасы 2 процент тәшкил итә, калганына дәүләт субсидия бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев