Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда фермерлар өчен агроиминләштерү бушлай булачак

Агроиминләштерү Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан хуплана һәм субсидияләнә.

Агроиминләштерү авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен тотрыклы эшчәнлек алып бару, начар һава шартларыннан курыкмыйча, алдан керемнәрне фаразлау өчен реаль мөмкинлек булып тора. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов хәбәр итте.
Агроиминләштерү Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан хуплана һәм субсидияләнә. Әйтик,1 га иминият полисының уртача бәясе 800 сум булса, аграрчылар 50 процентын — 400 сум гына түли (иминият компаниясе 400 сум күләмендә субсидия ала), ә бәйсез ярдәм кысаларында (хуҗалык итүнең кече формаларына) өстәмә рәвештә 594 сум субсидия бирелә.
Агроиминләштерү өлкәсендә дәүләт ярдәме мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 8-800-444-16-70 колл-үзәге телефоны буенча киңәшләшергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев