Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан финанс грамоталылык буенча Россия онлайн-зачетта беренче урын алды

Зачетны Россия Банкы һәм стратегик инициативалар Агентлыгы оештырды.

Финанс грамоталылык буенча онлайн-зачетны 90 меңнән артык татарстанлы үткән. Безнең республика башка төбәкләр арасында катнашучылар саны буенча алдынгы урынны алып тора. 

Эшмәкәрләр өчен аерым зачет оештырылган. Бу күрсәткеч буенча да республика лидерлар рәтендә. Катнашучыларның өчтән бере биремнәрне дөрес үтәгән. 

Россия Банкының Татарстан Республикасында Идел-Нократ Милли банк идарәчесе Марат Шәрифуллин сүзләренчә, татарстанлыларның өчтән ике өлеше аны уңышлы тапшырган. 

Онлайн-зачет ярдәмендә белемне тикшерергә, финанс продуктлары, хезмәтләр һәм үз хокукларыңны яклау турында белемнәрне тулыландырырга мөмкин булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев