Татарстан халкына кибет һәм җәмәгать транспортында битлек кию мәҗбүри
ТР Министрлар Кабинеты коронавирус инфекциясеннән саклану чаралары турындагы карарга өстәмә кертте.
ТР Премьер-министры Алексей Песошин 20 апрельдән башлап Татарстанда яшәүчеләр җәмәгать транспортында һәм кибетләрдә битлек яки респираторларда булырга тиеш дигән карарга кул куйды.
Документ ТР Хөкүмәте порталына урнаштырылган. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
[Рөхсәт ителми] "2020 елның 20 апреленнән башлап санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчыга кадәр гражданнарга ваклап сату, хезмәт күрсәтү объектларына, җәмәгать транспортына шәхси саклану чараларыннан (битлек, ресираторлар) башка керү тыела", — диелә документта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев