Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан хатын-кызлары дөньяда хатын-кызларның роле турында видео төшерде

Социаль челтәрләрдә роликның популярлыгы көннән-көн арта бара.

Татарстан хатын-кызлары дөньяда хатын-кызларның роле турында видео төшерде. Ул социаль челтәрләрдә урнаштырылган. 
Видео төрле хатын-кызларның коронавирус пандемиясен үзгәрткән тормыш, киләчәккә өметләре һәм дөньясы турында уй-фикерләрен күрсәтә. Роликның идеясе ТР Яшьләр парламенты рәисе, «Ел хатын-кызы-2019» исеменә ия булган Нина Шимина.
«Һәр көнне хатын-кызлар күп кенә карарлар кабул итә. Без социаль һәм сәяси тормышта актив катнашабыз, без мәдәният, фән һәм мәгариф үсешенә йогынты ясыйбыз», — дип язып куйган Нина Шимина үзенең инстаграмында. 
Ролик авторлары фикеренчә, Татарстанда актив, битараф булмаган, рухландыручы хатын-кызлар яши. 
Социаль челтәрләрдә роликның популярлыгы көннән-көн арта бара. Хатын-кызлар бер-берсен хуплый һәм хештеглар белән ролик урнаштыра.

https://www.instagram.com/tv/CE0uSnAhVa7/?igshid=wkar7cg08t4f

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев