Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан Луганск республикасында тагын бер шәһәрне торгызачак

Бу Рубежный шәһәре.

Татарстан Луганск халык республикасында тагын бер шәһәрне — Рубежныйны торгызачак. Шушы көннәрдә анда Алексей Песошин һәм Әсгать Сәфәров эшлекле сәфәрдә булды, дип яза Татар-информ. 

Хезмәттәшлек турында килешүгә Луганск шәһәрендәге Хөкүмәт йортында кул куелды. ТРның төп бурычы — торак фондын, социаль объектларны һәм халыкның көнкүрешен торгызу. Бүгенге көндә анда 10 меңнән артык кеше яши. Төзекләндерү эшләре буенча куратор итеп ТР вице-премьеры Евгений Варакин билгеләнде. 

Килешү имзаланганнан соң Алексей Песошин һәм Әсгать Сәфәров Лисичанскидагы объектларны карап чыктылар һәм эш барышы белән таныштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев