Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан илкүләм юл проектын тормышка ашыру буенча алдынгы төбәкләрнең берсе дип табылды

2021 елдан «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» проекты ике яңа федераль проект итеп үзгәртелә.

Татарстан «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын тормышка ашыру буенча алдынгы төбәкләрнең берсе дип табылды. Бу хакта ТРың транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә. 
РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин илкүләм проектларны тормышка ашыруда яхшы нәтиҗә күрсәткән төбәкләргә истәлекле бүләкләр тапшырды. Татарстан да алдынгылар исәбендә. 2021 елдан «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары»  проекты «Шәһәр агломерацияләрендә пассажир транспортын модернизацияләү» һәм «Федераль магистраль челтәрне үстерү» дип исемләнгән ике яңа федераль проект итеп үзгәртелә.
Проект буенча, авария хәлендәге күперләр норматив хәлгә китереләчәк. Моннан тыш, тимер юллар өстеннән чыгу юллары булдырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев