Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан пенсия алды яшендәгеләргә өстәмә ярдәм чаралары булдырырга тәкъдим итте

Дәүләт Думасында халыкның мәшгульлеге турындагы законга үзгәрешләр карала.

Аңа Татарстаннан да тәкъдимнәр кертелде, шул исәптән пенсия алды яшендәге гражданнарга өстәмә ярдәм күрсәтүгә кагыла. Бу хакта Төбәктә иҗтимагый кабул итү бүлмәсенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге аккаунтында онлайн-трансляция вакытында РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова хәбәр итте, дип яза Татар-информ.

«Бу бераз искергән закон, шуңа күрә беренче укылышта яңа төзәтмәләр кабул ителде. Хәзер законны икенче укылышка әзерлиләр. Татарстанда яшәүче инициативалы кешеләр, профсоюз лидерлары, Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы закон проектына кайбер өстәмәләр һәм үзгәрешләр кертте, шул исәптән пенсия алды яшендәге гражданнарга өстәмә ярдәм күрсәтү буенча да», — диде ул.

Спикер сүзләренчә, федераль министрлыклар һәм белгечләр әлегә бу тәкъдимнәргә бәяләмә чыгармаган. «Шуңа да карамастан, без пенсия алды һәм пенсия яшендәге гражданнар мәнфәгатьләрен яклыйбыз», — диде Ларионова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев