Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан бизнеска ярдәм итүнең өстәмә чараларына старт бирелде

Әлеге чаралар республика икътисадын торгызуга һәм җанландыруга юнәлтелгән.

Татарстан Икътисад министрлыгы 24 августтан башлап бизнеска ярдәм итүнең республика икътисадын торгызуга һәм җанландыруга юнәлтелгән өстәмә чараларына старт бирде. Бүген эшмәкәрләргә ярдәм итү чараларын сайлауга һәм бәяләүгә яңа караш формалаштырылды, ул килеп туган икътисади вәзгыятьтән чыгу вакытында бизнеска чыгымнарны киметергә мөмкинлек бирәчәк. 
Яңа чаралар пакеты эшмәкәрләрнең максималь киң аудиториясенә исәпләнгән. Ярдәмне икътисадның авыл, урман хуҗалыгы, эшкәртү җитештерүе, төзелеш, мәгълүмат һәм элемтә тармакларында һәм икътисадның башка секторларында эшчәнлек алып баручы оешмалар ала ала. Шулай ук ярдәм чаралары югары уку йортларын тәмамлаучыларга, җәмәгать туклануын оештыруга, сәнәгать парклары һәм мәйданчыкларының резидентларына, экспорт юнәлешле кече һәм урта бизнес субъектларына, үз портфелендә инвестиция максатларына юнәлдерелгән кредитлар булган эшмәкәрләргә юнәлдерелгән.
Кече һәм урта эшмәкәрлекнең экспорт юнәлешле вәкилләре, шулай ук инвестицион проектларны гамәлгә ашыручы кече һәм урта бизнес субъектлары өчен «Үсеш» микрофинанс продукты эшләнде. Субъект РФ ҮБ төп ставкасының яртысына тигез булган ставка буенча 3 айдан 24 айга кадәр кредитлау срогы белән, 1 миллион сумнан 5 миллион сумга кадәр микрозайм алырга мөмкин.
Моннан тыш, экспортерлар өчен презентацион һәм башка материалларны әзерләү һәм чит телләргә тәрҗемә итүдә, шулай ук продукцияне сертификацияләү һәм аны халыкара электрон сәүдә мәйданчыкларында урнаштыруда ярдәм күрсәтеләчәк.
Хәзерге шартларда интернет-сәүдә бизнес үсешенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Шулай итеп, электрон сәүдә мәйданчыклары аша продукция сатучы эшмәкәрләр, яңа чаралар пакеты нигезендә, финанс ярдәменә дә, мәгълүмати-консультация ярдәменә дә дәгъва итә ала.
Ярдәм алучыларның тагын бер категориясе — республика югары уку йортлары студентлары һәм аны тәмамлаучылар. Алар өчен үз бизнесларын үз акчаларын җәлеп итмичә ачарга мөмкинлек бирә торган «Старт» микрозаймы эшләнгән. Программа шартлары буенча микрозайм заемчылар тарафыннан эшкуарлык максатларына тотылган теләсә нинди чыгымнарга биреләчәк. Займ суммасы РФ Үзәк банкының төп ставкасына тигез процент белән 3тән 24 айга кадәр срокка 100 меңнән 500 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк. ВУЗны тәмамлаучылар уку йортын тәмамланганнан соң 12 ай дәвамында займ алырга хокуклы, шул ук вакытта заем алучы кимендә 6 ай дәвамында кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты буларак теркәлгән булырга тиеш.
Пакетка икътисадның реаль секторында эшләүче барлык кече һәм урта эшмәкәрлек категорияләре өчен дә уңайлы булган ярдәм чаралары кертелгән. Сүз «Перезагрузка» микрофинанс продукты турында бара. Программа шартлары буенча, микрозайм эшмәкәрлек максатларына заемщиклар нигезләгән теләсә нинди чыгымнарга биреләчәк. Шул ук вакытта микрозайм суммасы елына 6 процент һәм 3-36 айга кредит бирү вакыты белән 300 мең сумнан 5 миллион сумга кадәр тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев