Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан рәсми рәвештә COVID-19 белән бәйле чикләүләрне бетерүнең өченче этабына чыкты

Әмма, Роспотребнадзор идарәсенең Алабуга территориаль бүлегендә хәбәр итүләренчә, тынычланырга иртә әле.

17 августтан кинотеатрлар, цирклар һәм аквапаркларга эшләргә рөхсәт иттеләр — республикада акрынлап инфекция таралуны булдырмау белән бәйле чикләү чаралары кими бара.
Әлбәттә, әлеге учреждениеләр үз эшләрен элеккеге режимда түгел, ә кайбер чикләүләр белән башлады. Бу хакта Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге башлыгы Роза Салихова сөйләде.
«Алар санитария нормаларын һәм килүчеләр санына карата мәҗбүри таләпләрне үтәгәндә эшли ала. Кинотеатрларда залларны 50 процентка гына тутырырга рөхсәт ителә, шулай ук килүчеләрне бер-берсеннән билгеле бер ераклыкта утыртырга кирәк булачак. Аквапарклар өчен шулай ук 50 процентка сыйдырышлылык турындагы таләпләр гамәлдә.» Моннан тыш, хәзер ачык һавада төрле массакүләм чаралар (реклама, күңел ачу, ял итү мероприятиеләре) үткәрү рөхсәт ителә, әмма катнашучылар саны 100дән дә артык булмаска тиеш, биналарда үткәрелә торган чараларда иң күп дигәндә 50 кеше (бер кешегә 4 квадрат метр мәйдан исәбеннән) була ала. Шул ук вакытта оештыручылар чараны үткәрүгә кимендә 7 көн кала бу хакта язма рәвештә Роспотребнадзорга хәбәр итәргә тиеш.
Моннан тыш, хәзер, Роза Салихова сүзләренә караганда, трибуналарны дүрттән бер өлешкә тутыру шарты белән биналарда һәм спорт залларында рәсми спорт мероприятиеләре һәм мәдәни чаралар уздыру рөхсәт ителгән. Шул ук вакытта документация алып бару белән термометрия үткәрү, шулай ук дезинфекцияләү мәҗбүри булып кала бирә. Төп йомшарту дип перчаткалар киеп йөрүне бетерүне санарга мөмкин — хәзер алар мәҗбүри түгел, дип өстәде Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе. Төп шарт — биналарда кулларны санитар эшкәртү мөмкинлеге булырга тиеш. Ә менә 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен чикләүләр (искәрмә — массакүләм объектларда булу эшләренә бәйле булган кешеләр) әлегә гамәлдә кала. Шулай ук әлегә балалар үзәкләре һәм уен бүлмәләре, төрле кальянныйлар эшләми.
Җәмәгать туклануы объектларына кагылышлы чикләүләр саклана: өстәлләр арасындагы ераклык бер метр ярымнан да ким булмаска, ә залның тулылыгы 50 проценттан артмаска тиеш. Билгеләп үтик, банкет заллары ябык бинада кеше саны 50дән артык булмаган очракта һәм башка килүчеләр булмау шарты белән эшли.
«Тик шуны аңларга кирәк — коронавирус бар, ул беркая да юкка чыкмады. Көн саен диярлек бер-ике яңа очрак ачыклана. Шуңа күрә Роспотребнадзор билгеләгән барлык чикләүләрне үтәү мөһим. Алабуга шәһәренең 50 юридик заты һәм шәхси эшмәкәре күрсәтмәләрне үтәмәгән өчен штрафка тартылды инде.»
Роза Салихова сүзләренчә, 17 августка булган мәгълүматларга караганда, Алабуга районында пандемия башланганнан бирле референс-үзәк тарафыннан расланган, коронавирус инфекциясе йоктыруның 69 очрагы теркәлгән. 7 кеше вафат булган.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, туристик сезонның кызган чагы булуга карамастан, безнең шәһәрдә ял итүчеләрнең сәфәрдән коронавирус йоктырып кайтуының бер генә очрагы да юк. Ә республикада инде 12 шундый очрак теркәлгән.
Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе сүзләренә караганда, бу көннәрдә, мисал өчен, Төркиядән яки Абхазиядән кайтучылар өч көн дәвамында коронавируска тикшерелергә тиеш. Нәтиҗәләрне дәүләт хезмәтләре порталына кертергә кирәк булачак. Чит ил гражданнарына килгәндә, алар безгә килергә өч көн кала эшләнгән әзер анализ белән генә килергә хокуклы. Әгәр чит ил кешесенең килүе хезмәт эшчәнлеге белән бәйле булса, ул ике атналык карантинда булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев