Татарстан синоптиклары яшен, боз яву һәм 26 градус эсселек турында кисәтте
Көнчыгыштан, төньяк-көнчыгыштан 11 метр тизлектә җил исәчәк, көндез урыны белән 14 метрга, яшен вакытында 15-20 метрга кадәр көчәя.
Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, кайбер районнарда көчле явым-төшемнәр көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
Урыны белән яшен фаразлана, боз яварга мөмкин. Көнчыгыштан, төньяк-көнчыгыштан 11 метр тизлектә җил исәчәк, көндез урыны белән 14 метрга, яшен вакытында 15-20 метрга кадәр көчәя.
Көндез һава температурасы +21..+26 градус була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев