Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан сәламәтлек саклау министрылыгының баш терапевты короновирусны үзлектән дәвалауның куркыныч булуын аңлатты 

Препаратларны үз белдеге белән кабул итү, пациентларны еш кына хастаханәдә дәвалануга китерә.

Короновирус инфекциясе белән авырганда, врачтан башка дарулар кабул итү, чир Covid-19дан вируслы пневмониягә әверелә. Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министрлыгының баш терапевты, КГМУның госпиталь терапия кафедрасы мөдире Диана Абделганиева сөйләде. 
«Бездә кискен респиратор вируслы инфекциядән аскы тын юллары зарарлануга китергән пневмония үсешен профилактикалау ысуллары юк. Үз белдегең белән дәвалануның төп проблемасы әнә шунда. Дөрес дәвалау билгеләнгән очракта, югары сулыш юллары зарарланганда, Covid-19 пневмониягә күчми. Күчсә дә җиңел формага гына. Ә инде иң баштан дөрес дәваланмаган очракта, катлаулы үпкә ялкынсынуына бар капкалар да ачык дигән сүз», — дип аңлатты спикер. 
РКБның терапевтик хезмәте башлыгы Диана Әбделганиева апрельдән башлап Covid-19ны дәвалый. Аның куллары аша меңнән артык авыру узган. Врач әйтүенчә, үз-үзен дәвалауның бик катлаулы очраклары белән дә очрашырга туры килгән. 
Covid-19ны дәвалаганда, врачтан башка стероидлар куллану, мәсәлән, вирусның артуына һәм чирнең катлаулануына китерә, дип ассызыклады терапевт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев